Пай җиреннән тиешле тәртиптә файдаланмаучыларга күләмле штрафлар яный
Россиядә чәчүлек мәйданнарын киметмәү бурычы куела. Федераль үзәк регионнарга сөрү җирләренең мәйданына карап субсидия бирә. Кайбер пай җирләре хуҗалары үз өлешләрен бүлеп алып, аңа тиешле теркәү үткәрмичә һәм алынган уңышы турында хисап бирмичә генә эшлиләр. Бу чәчүлек мәйданнарын киметүгә китерә. Мәсәлән, безнең районда гына андый җирләр бүгенге көнгә 1200 гектардан...
Татарстанда андый бер участокның уртача мәйданы 5,4 гектарны тәшкил итә. Пай җире шәхси предприятие яки крестьян-фермер хуҗалыгы итеп теркәлгән яисә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә арендага бирелгән булырга, участок буенча хуҗалык яки эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару турында хисап булырга тиеш. Мәсәлән, чәчү мәйданнары, ул мәйданнардан нинди күләмдә ашлык җыелган һ. б.лар. Әгәр бу таләпләр үтәлми икән, җир хуҗаларын административ җаваплылыкка тартачаклар, ягъни штрафлар салачаклар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
ТР Җир Кодексының 34 маддәсе 4 пунктында күрсәтелгәнчә, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручы бер гражданинның шәхси милектәге гомуми җир участогы ике гектардан, шул исәптән җирле пункт чикләрендә бер гектардан артмаска тиеш.
Ике гектардан арткан очракта әлеге участоклар милек итеп теркәлгәннән соң бер ел эчендә гражданнар шәхси эшмәкәр яки крестьян-фермер хуҗалыгы буларак дәүләт теркәве үтәргә тиешләр.
Шулай ук Росреестрның ТР буенча идарәсе РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе буенча ике төрле административ хокук бозу буенча җаваплылыкка тартырга хокуклы. Беренчесе - җир участогыннан милеккә хокук бирүче тиешле документларсыз файдаланганда - әлеге документларны рәсмиләштерү җир участогыннан файдаланучыга йөкләнә. Икенчесе - җир участогыннан хуҗалык эшчәнлеге алып баруга рөхсәт бирүче документларсыз файдаланганда.
Әлеге хокук бозулар өчен, әгәр дә җир участогының кадастр бәясе билгеле булса, гражданнарга кадастр бәясенең 1дән 1,5 процентка кадәр өлеше күләмендә штраф салына, ләкин сумма 5000 сумнан ким булмый. Вазифадагы затларга - кадастр бәясенең 1,5тән 2 процентка кадәр өлеше күләмендә, ләкин 20000 сумнан да ким түгел, юридик затларга - 2дән 3 процентка кадәр өлеше күләмендә, ләкин 100000 сумнан да ким түгел. Кадастр бәясе билгеле булмаган очракта, штрафлар күләме гражданнарга 5000нән 10000 сумга кадәр, вазифадагы затларга - 20000нән 50000 сумга кадәр, юридик затларга 100000нән 200000 сумга кадәр тәшкил итә. Юридик зат буларак белеме булмаган эшмәкәрләр, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 пункты нигезендә, административ хокук бозулар өчен юридик зат буларак җавап бирә.
Шәхси эшмәкәр булып теркәлмичә эшмәкәрлек алып баручыга КоАПның 14.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә 500дән 2000 сумга кадәр штраф яный.
Шулай ук РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.1 пункты 2 өлеше нигезендә, эшмәкәрлекне махсус рөхсәтсез (лицензиясез) алып бару (әгәр ул мәҗбүри итеп куелган булса), бу таләпне үтәмәүче гражданнарга 2000нән 2500 сумга кадәр штраф яный, бу вакытта җитештерелгән продукция, җитештерү җиһазлары, чимал алынырга мөмкин; вазифадагы затларга - 4000нән 5000 сумга кадәр, җитештерелгән продукция, җитештерү җиһазлары, чимал шулай ук алынырга мөмкин; юридик затларга 40000нән 50000 сумга кадәр штраф салына, җитештерелгән продукция, җитештерү җиһазлары, чимал алынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев