12 июль 2026 яңалыклары
-
Камил Нәҗмиев ял көнен умарталыгында үткәргән
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев ял көнен шәхси умарталыгында үткәргән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә умарталыктан видеолар белән уртаклашкан.
-
Тукай районы башлыгы иң яхшы чыгарылыш укучыларын һәм укытучыларны бүләкләде
Кече Шилнә урта мәктәбендә Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән 11нче сыйныф укучыларын һәм аларның остазларын тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев яшьләрне котлады, аларга мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды, шулай ук районда мәгариф системасының яңа дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте.
-
Тамара Тузееваны искә алып
Тамара Егоровна Тузеева үзенең бөтен аңлы тормышын мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлады. Ул фольклор мирасын күз карыйсыдай саклады һәм шул ук вакытта яңа агымнарны да сизгер тотып, һәрбер кешегә үзенчәлекле алым тапты. Балалар фольклор ансамбле, өлкәннәрнең зур рус хоры, яшьләр дискотекасы яки тантаналы концерт — һәр чара аның җентекле хезмәте һәм иҗади карашы нәтиҗәсендә кечкенә бер бәйрәмгә әверелә иде.
-
Бай Бүләк авылының 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Яңа Бүләк авыл җирлегенә керүче Бай Бүләк авылы үзенә нигез салынуның 100 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итте. Моңлы җырлар, милли уеннар һәм авылдашларның эчкерсез аралашуы белән үрелеп барган әлеге тантана һәр кунакның йөрәгендә тирән эз калдырды.
-
Районда «Иң яхшы ишегалды» конкурсы старт алды — гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә
Тукай районы яшь гаиләләре үзләренең төзекләндерелгән ишегалларын, бай уңышларын һәм кул эшләнмәләрен күрсәтә алачак: районда «Яшь гаиләнең иң яхшы ишегалды» дип исемләнгән традицион бәйге башланды.
-
Кышка «Рассольник» әзерлибез
Кул астында үзең әзерләгән рассольник булу ашыккан вакытта зур хәзинәгә тиң. Көндәлек менюга яңалык кертергә теләгәндә дә бу әзерлек бик ярап куя. Банканы ачып, әзер шулпага кушасың да, берничә минут эчендә хуш исле, туклыклы һәм бик тәмле рассольник әзер була. Мондый әзерлек вакытны да янга калдыра, кышкы чорда гаиләне файдалы яшелчәләрдән әзерләнгән кайнар аш белән сөендерергә дә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә күп кенә хуҗабикәләр бу рецептны ел саен кабатлап әзерли.
-
Татарстанда ял көнендә көчле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал
12 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда алар көчле булырга мөмкин. Урыны белән яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал.