12 май 2026 яңалыклары
-
Май ахырында Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә
Татарстан Республикасы халкы май ахырында Корбан бәйрәме билгеләп үтелүгә бәйле рәвештә кыска эш атнасында эшләячәк. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда хантавирус таралуы турында мәгълүмат расланмады
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Казандагы бер медицина учреждениесендә хантавирус инфекциясе таралуы турында имеш-мимешләрне кире какты.
-
Янгында ике кешенең гомерен өзелде
9 майдан 10 майга кадәр район территориясендә килеп чыккан зур янгыннарга электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш һәм мичләрне дөрес урнаштырмау сәбәпче булган. Халык бәйрәм иткәндә, янгын сүндерүчеләр көчәйтелгән режимда эшләде, кеше гомерләрен һәм мөлкәтен саклап калырга тырышты.
-
Тукай районында исерек шофер тоткарланган
Тукай районының «Дружба» бакчачылык ширкәтендә исерек хәлдәге ир-ат юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, әмма машина йөртүчене каты җәза көтә.
-
Аттестат алу өчен ЕГЭда күпме балл җыярга кирәк
Быел Россия мәктәп укучыларына ЕГЭ нәтиҗәләре буенча аттестат алу өчен минималь баллар җыярга кирәк: рус теле буенча — кимендә 24 балл, ә математиканың база өлеше буенча «канәгатьләнерлек» (өчле) билгесе җитә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр иткән.
-
Чаллының берничә районында кайнар су бирүне ике атнага туктаталар
Чаллыда 13 майдан 26 майга кадәр шәһәрнең берничә районында кайнар су вакытлыча булмаячак. Бу җылылык челтәрләрен тикшерү һәм гидравлик сынаулар үткәрү белән бәйле.
-
Теләнче-Тамак мәктәп-интернатында төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре бара
Теләнче-Тамак авылының мәктәп-интернат укучылары ишегалдын төзекләндерүгә зур өлеш кертә: балалар чәчәкләр утырта, эскәмияләрне буйый һәм территорияне яшелләндерү өстендә тырыша.
-
Мошенниклар «Артек» һәм «Смена» исеме астында ялган сайтлар ясый
Җәйге ял вакыты якынайган саен, интернетта мошенниклыкның яңа «ысулын» кулланып алдау очраклары арта. Бу хакта отставкадагы эчке эшләр подполковнигы, юрист Елена Браун сүзләренә нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.
-
Коммуналь хезмәтләргә ташламалар һәм субсидияләр
Россиядә кайбер гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә дәүләт ташламаларыннан файдалана ала. Бу хакта Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр итте, дип яза ТАСС. Аның сүзләренчә, бу ярдәм федераль дәрәҗәдә расланган һәм бөтен ил буенча гамәлдә.
-
Татарстанда бүген көчле җил һәм +24˚кадәр җылы булачак
Бүген, 12 майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.