11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Тынычлану өчен
1. Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә. 2. 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак. 3. Кытайлылар: «Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27...
-
Спорт уеннарында да катнаштылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр
Кнәз авылының мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында «Хыялыңа таба бер адым» дип исемләнгән шахмат-шашка турниры үтте. Чара башында бөтен кешене дә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисләре Мәдинә Сабирова белән Александр Волков сәламләделәр. Җыелганнар шахмат, шашка, дарт уеннарында үз көчләрен...
-
Бер җылы сүз һәм игътибар мең дарудан көчлерәк
Ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне тагын бер тапкыр искә төшереп, хәл-әхвәлләрен белеп, күңелләрен борчыган нәрсәләргә игътибар итү өчен кирәк. Андый кешеләр тормышка зарланырга өйрәнмәгән, авыруларын җиңәргә тырышып, безнең арада үзләре генә гадәтләнгән тормышта яшиләр. Алар белән очрашып, аралашканда рухи көчләренә,...
-
Һөнәргә тугрылык
Иске Дөреш авылында һәрвакыт яшеллеккә, төрле төстәге гөлләргә күмелеп утырган бер бина бар. Бу - фельдшер-акушерлык пункты. Бина эчендәге чисталык, пөхтәлек тә үзенә тартып тора. Беренче ярдәм күрсәтү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бирегә кергән һәр авыру тәне һәм җаны өчен дәва таба. Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең тырышлыгы бу, әлбәттә. Алар...
-
Салатлар ясыйбыз
Салатлар - организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган тәмле һәм туклыклы ризыклар. Бөтен төр салатлар составына да яшелчәләр яки җиләк-җимешләр керә. Яшелчәләр исә - алыштыргысыз туклану продуктлары. Әгәр иртәнге һәм кичке аш вакытында салат ясап ашасаң, яшь организмыңа тәүлеккә кирәк булган кыйммәтле минераль тозларның, витаминнарның һәм башка төрле матдәләрнең керүен тәэмин...
-
Яңа ел алдыннан да шундый матур чара оештырырлар дип өметләнәбез
Без - Югары Байлар авылы халкы өчен авылыбыз клубында зур концерт булып узды. Һава торышы бик начар булуга карамастан, артистларыбыз концерт куярга килделәр. Менә, Аллага шөкер, үзебезнең авыл клубы сәхнәсендә дә яраткан җырчыбыз Эльмира Сөләйманова һәм аның иҗатташ дусларын күрергә насыйп булды. Клубыбыз халык белән шыгрым тулы, алма төшәр урын...
-
Ядрә ыргыту буенча Диана Хамедовага тиңнәр булмады
1-4 декабрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының кышкы шәхси беренчелеге ярышлары узды. Анда 2000-2001, 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар көч сынашты. Җиңел атлетика буенча үз көчләрен район яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче яшь спортчылар да сынап карады. Мусабай-Завод авылының урта мәктәбендә белем алучы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча I...
-
Тукайлылар сынатмады
Күптән түгел Биектау районының Биектау авылында физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында армспорт буенча республикакүләм чемпионат узды. Әлеге чарада 15 районнан 100гә якын физик мөмкинлекләре чикле спортчы катнашты. Безнең райондашлар - Айгөл Фәттахова (Күперле авылы) 60 килограммлы үлчәү категориясендә I урын яулады. 75 килограмм авырлыктагы спортчылар белән көрәшеп, Рөстәм Идрисов (Күктәк Мирсәет)...
-
Боерган һәм Колышта һәр инвалидның өенә барып хәлен белделәр
Мөмкинлекләре чикле кешеләр - үзе бер гаҗәеп дөнья. Алар арасында кул эшләре, аш-су осталары да, шигъри җанлы, җор телле, киң күңелле иҗади шәхесләр күп. Шушы көннәрдә Боерган авылының инвалидлар оешмасы рәисе Филига Минһаҗева, Боерган авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхилә Фәттахова, Колыш авылы мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановалар белән берлектә урын...
-
Язмыш сынаса да, сынмыйбыз
«Ункөнлек кысаларында үзебезнең поселокта яшәүче инвалидларның эшчәнлеге турында сөйлисем килә, - дип яза редакциягә Комсомолец инвалидлар оешмасы рәисе, II төркем инвалид Надежда Галицкая. - Җирлектәге бер генә чара да бездән башка узмый. Инвалидлар өмәләрдә, Сабантуйларда, сайлауларда, референдумнарда, авыл җыеннарында, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Комсомолец мәктәбендә волонтерлык,...