11 июнь 2026 яңалыклары
-
Түбән Кама районында эш урынында ике кеше һәлак булган
Бүген Түбән Кама районындагы предприятиеләрнең берсендә канализация системасында геодезик эшләр башкару вакытында ике ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, прокуратура тикшерүне үз контроленә алган.
-
Укытучылар ясалма интеллект түгәрәкләре өчен грант отты
Тукай районының дүрт педагогы «Ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе — педагог» грант конкурсында җиңеп, Татарстан бюджетыннан 258 мең сумлык түләүгә лаек булды.
-
Тукай районы балалар бакчаларында Россия көнен билгеләп үттеләр
Район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Россия көненә багышланган бәйрәм чараларына зур горурлык белән кушылдылар.
-
Камил Нәҗмиев Круглое Поле поселогында ябык боз аренасы төзелешен тикшерде
2026 елның 1 декабренә кадәр районның Круглое Поле поселогында ясалма ябык боз аренасы барлыкка киләчәк. Спорт объектын «Евростиль» компаниясе җитәкли. Район башлыгы Камил Нәҗмиев эшлекле сәфәре барышында биредә булып, төзелеш темпларын тикшерде.
-
Паспорт – шәхесне раслаучы төп документ
Һәр елдагыча, Россия көне алдыннан район җирлегендә яшәүче яшүсмерләргә шәхесне раслаучы төп документ – паспорт тапшыру тантаналы төстә оештырыла.
-
Татарстанда лачын-балобонны кире табигатькә кайтаруның яңа этабы башлана
Татарстанда Россия көне алдыннан лачын-балобаннарны кире табигатькә кайтару проектының дүртенче этабы башланды. 2026 елда табигатькә 20 яшь кош чыгарылачак — бу алдагы елларга караганда ике тапкыр күбрәк, дип хәбәр иттеләр Экология министрлыгында.
-
Медицина белгечлекләре исемлегенә яңа юнәлешләр өстәлде
Министрлык медицина һәм фармацевтика өлкәсендә белгечләр исемлегенә 15тән артык яңа юнәлеш өстәде. Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән үз көченә керә.
-
Машина алам дип 1,5 миллион сумнан артык акчасын югалткан
Татарстанның Чистай районында яшәүче ир-ат интернет аша автомобиль сатып алырга теләп, 1,5 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда бүген боз явуы көтелә һәм 28 градуска кадәр җылыта
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.