8 февраль 2017 яңалыклары
-
Иске Теләнчедә сарай янды
Гыйнварның соңгы көнендә төнге сәгать 1 тулганда Яр Чаллының бердәм диспетчерлык хезмәтенә Иске Теләнче авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Урынга Теләнче Тамактагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре чыга. Ут Ленин урамындагы бер йортта сарай түбәсенә капкан була. Ике метр ераклыкта урнашкан торак йортка зыян килми. Янгынны йортның хуҗасы күреп ала....
-
«Зинһар, балалар бакчасын киңәйтергә ярдәм итегез!»
Җыеннарның соңгылары Калмашта һәм Яңа поселогында үтте. Калмаш җирлегендә Игенче авылы белән икесенә 1300гә якын кеше теркәлгән. Пропискада булмаганнарны да исәпләсәң, биредә яшәүчеләр саны 1500дән артып китә, диде җирлек башлыгы Равия Габдуллина. Чыгышының бу урынында туктап, ул авылдашларын җирлеккә теркәлергә чакырды. Үзара салым акчасын да пропискадагы халыктан гына сорап була,...
-
Түбән Суыксуда мәктәпнең актив укучыларын бүләкләделәр
Түбән Суыксу авылында узган халык җыенында тырышлыклары, сәләтләре белән җирлекне таныткан укучыларны бүләкләү аерата истә калырлык, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек мизгел булды. Мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Нәзлия Шәймәрдәнова рус теле фәне буенча үткәрелгән республикакүләм олимпиадаларда һәрдаим җиңүгә ирешә, бик күп конкурсларда актив катнаша. Зәринә Вәгыйзова да, әле 6нчы сыйныфта гына...
-
Җиңелүне белмәс Нәфис – районыбыз горурлыгы
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Ел студенты - 2016» бәйгесенең Татарстан Республикасы студентлар премиясенең шәһәр этабы үтте. «Ел спортчысы» номинациясендә райондашыбыз, Югары Байлар авылы егете Нәфис Хаҗиев җиңү яулады. Кул көрәше буенча район гына түгел, республика чемпионы, җиңелүне белмәс Нәфиснең үзе белән очрашып сөйләшергә булдык.
-
Тукай районында кич утырып такмак әйтешкәннәр
Күзкәй китапханәсендә «Хәтирә»леләр белән еш кына кич утырулар оештырабыз. Бу юлы әнкәйләребезнең шөгыле онытылмасын дип, йон, каба-орчыклар күтәреп килеп, кул эшенә җыелдык. Баксаң, традицияләребез онытылмаган икән әле. Кемдер йон язарга, икенчеләр йон эрләргә, калганнар бәйләмгә керештеләр. Уен-җырсыз нинди кич утыру инде ул? Ике гармунчыбыз уйный башлау белән, кич утыручыларыбыз шаян...
-
Генадий Харитонов һәм оппозиция
Җыеннарның чираттагысы - җанҗаллысы Кече Шилнә авыл җирлегендә узды. Мондагы хәлләр инде районга гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле. Депутатларның берничәсе җирлек башлыгы Генадий Харитоновка каршы, аларга җыенда катнашучылар гомумиләштереп, «оппозиция» дип мөрәҗәгать итте, исемләп туктап тормыйбыз, диделәр. Бу каршы тору 2015 елда үткән муниципаль сайлаулардан бирле дәвам итә. Кече Шилнә...
-
Районда ГТО нормаларына багышланган фестиваль үтә
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип исемләнгән Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваль буенча муниципаль этабы районда ике өлештә үтә. 10 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спортзалында райондашлар яткан килеш гәүдә күтәрү, гимнастика (ир-атлар өчен гер күтәрү яисә күтәрелү), озынлыкка сикерү, басып торган килеш гимнастик эскәмиядә тартылу кебек күнегүләр ясап, үзләрен...
-
Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары кабул итә
9 февраль көнне сәгать көндезге 12дән тукайлыларны РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтшин кабул итә. Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт адресы буенча Яр Чаллы Тикшерү бүлеге бинасында үтәчәк. Кабул итүгә килү өчен 8 (8552) 47-06-35 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
-
Тукайлыларны фермерлар ассоциациясе съездында бүләкләделәр
Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассоциацияләре...