Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Генадий Харитонов һәм оппозиция

Җыеннарның чираттагысы - җанҗаллысы Кече Шилнә авыл җирлегендә узды. Мондагы хәлләр инде районга гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле. Депутатларның берничәсе җирлек башлыгы Генадий Харитоновка каршы, аларга җыенда катнашучылар гомумиләштереп, «оппозиция» дип мөрәҗәгать итте, исемләп туктап тормыйбыз, диделәр. Бу каршы тору 2015 елда үткән муниципаль сайлаулардан бирле дәвам итә. Кече Шилнә...

Җыен авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның хисап чыгышы белән башланып китте. Аңа хисап тоту өчен 30 минут, калган чыгыш ясаучыларга 2 минут вакыт бирелде. Андыйлар, теркәлү битендәге мәгълүматларга караганда, 11 кеше. Генадий Николаевичның чыгышыннан күренгәнчә, узган 2016 елда җирлек депутатлары 18 утырыш үткәргән, аларда 74 сорау каралган, 25 карар кабул ителгән. Җирлек бюджеты 20 миллион 408 мең сум тәшкил иткән. Чыгышта акчаларның нинди максатларга тотылуы, нинди эшләр башкарылуы турында җентекләп сөйләнде. Кар чистарту, территорияләрне җыештыру мәсьәләсендә чишелмәгән проблемалар бар. Генадий Николаевичның чыгышыннан күренгәнчә, элек юлларны эшмәкәр Николай Черпаков кардан чистартып килгән. Депутат Роман Ваганов һәм Илшат Вилданов аның эшләвенә каршы чыккан. Закон нигезендә хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар тендер аша сайланырга тиеш. Тендер узсын өчен анда ким дигәндә ике катнашучы булырга тиеш. Тендер уздыруда катнашырга чакырып күп кенә оешмаларга мөрәҗәгать итсәләр дә, катнашучы табылмаган. 6 авылда 100 километр озынлыктагы юлны чистартуга 800 мең сумлык тендер уйнатылмый калган. 2017 елның гыйнварына 5 авылны чистартуга Н. Черпаков белән бер тапкырга килешү төзелгән.

Территорияләрне тәртиптә тоту буенча да шул хәл. Биредә дә катнашучылар булмау сәбәпле тендер узмаган. Нәтиҗә бер: территорияне тәртиптә тотучы хезмәткәрләр булмаганлыктан, тротуарлар, тукталышлар чистартылмый, чишмәләр ташландык хәлдә, янгын сүндерү машинасы йөртүчесе булмау сәбәпле, гаражда тора, дип сөйләде ул. Авыл җирлеге башлыгы Генадий Николаевич залга мөрәҗәгать итеп:

- Мәсьәләне хәл итүнең бер генә юлы бар, оппозициядәге депутатларга мөрәҗәгать итәм, Совет утырышында өстәмә хезмәткәрләрдә ихтыяҗ булуы турында карар кабул итәргә, янгын сүндерү машинасын әзерлек сызыгына куярга кирәк.

Депутат Роман Ваганов үзенең чыгышында, җирлек башлыгының хисабын кабул итмәскә кирәк, диде. Нигә? Узган елда да җирлек башлыгы Генадий Харитонов шулай уңышлы гына хисап тотты, аннары районның хисап палатасы җирлек бюджетында 8 миллион 743 мең 781 сум акчаның максатчан тотылмавын ачыклады. Җирлек башлыгы административ җаваплылыкка - штрафка тартылды. Бүтән закон бозу очраклары буенча Генадий Харитоновка карата җинаять эше кузгатылды, ул судта каралачак. Хисап тикшерелмәгән саннарга нигезләнә, ди Роман Ваганов.

Кар чистарту мәсьәләсенә килгәндә: «Белоус урамнары чистартылмый, автобус берничә көн балаларны мәктәпкә алып бармады. Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәде. Прокурорга мөрәҗәгать иткәч кенә юл чистартылды. Генадий Харитонов Белоуста урамнарны чистарту мәсьәләсендә Николай Черпаков белән килешә алмадык, ди. Бу сәбәп түгел. Җирлек башлыгы урамнарны чистартуга подрядчы табарга тиеш», - дип сөйләде Роман Ваганов.

Ул эшмәкәр Черпаковның җирлек башлыгы белән дус булуын искәртте. Черпаков кар чистартканга бюджет акчалары ала. Җирлек депутаты буларак, аның бу эшчәнлеген мәнфәгатьләр конфликты дип бәяләде.

Һәркем эчен бушатты

Алда әйткәнебезчә, чыгыш ясарга 11 кеше язылган иде. Галина Ленина, Сергей Морозов Ильбухтино авылы белән бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр. Юл төзү, зиратны киңәйтү, мемориаль комплексны эшләп бетерү мәсьәләсен әйттеләр.

Галина Ленина:

- Авыл җирлеген машина белән бүләкләделәр. Ни өчен? Прокурорга мөрәҗәгать итеп әйтәм, җирлек Советы эшчәнлеген ревизия комиссиясе тикшерсен!

Бу чыгышка җавап биргәндәй итеп Светлана Дзюбенко:

- Президентның безнең җирлекне машина белән бүләкләвенә оппозициянең эче пошамы? Димәк, безнең мактанырлык эшләребез бар, мин сайлаучы буларак моның өчен горурлык кичерәм, - дип җаваплады. - Безне күптән түгел өлкәннәр советына сайладылар. Өченче тапкырында гына җирлек советы депутатлары утырышына керә алдык. Шулкадәр безгә каршы тордылар. Утырышларда Роман Ваганов кына сөйли. Депутат этикасы дигәнне үтәү юк. Оппозиция, исемләп атап тормыйм, сезгә эш мөһимме, эллә җирлек башлыгының кем булуы гына борчыймы? Светлана Михайловна, Кече Шилнәдә ни булган дип миңа Германиядан хәтле шалтыраттылар. Бар эшегез шулай тавышлану, җәнҗаллашумы сезнең? Киләчәккә программагыз нинди, нишләргә җыенасыз? - дип мөрәҗәгать итте ул оппозиционерларга. - Бердәм эшләү кирәк, шул вакытта гына нәтиҗә булачак.

Ниола Фазлыеваның чыгышы да җирлектәге хәлләргә ачыклык кертте.

- Депутатлар эшләми, бер-берсеннән гаеп эзләү белән генә шөгыльләнәләр. Теге кабул ителмәгән, монысы эшләнмәгән. Нигә кабул ителмәгән? Үзегез нәрсә эшләдегез соң сез? Ваганов, син нәрсә эшләдең? Референдумны сез өздегез! Ә ул безгә бик кирәк. Халыктан җыйган акчага аннан күбрәк булып өстәлеп кайта. Начар булыр идеме? Җирлектә күпме хәл итәсе мәсьәлә бар, берсен булса да эшләргә ярар иде. Николай Черпаков эшләсен, ул бит эшли торган егет. Сезгә тагын ярамый. Советлар Союзы заманы үтте. Әзерне китереп бирмәячәкләр, - дип чыгыш ясады ул бик кыю итеп.

Ильичевкадан Владимир Нестеров шушы торак пунктта яшәүчеләрнең проблемаларын күтәрде.

- Авыл җирлеге башлыгының чыгышыннан аңлашылганча, быел яктырту мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип аңладым. Яктырткычлар монтажланган, ут бирүче юк иде. Моннан тыш, безне су белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Насос янгач, үзебез акча җыеп төзәттек. Тыңлап торам да, безгә юл салу мәсьәләсенә эш барып җитәргә ошамаган.

Опушка торак пунктыннан Надежда Сәлимгәрәева район хакимиятенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Татьяна Тедеевага рәхмәтен белдерде. Ул үзләренең 30ар мең сум акча җыеп юл салуы турында сөйләде. Әмма ул юл читкәрәк күчкән булып чыккан, хәзер КБК белән шуның аркасында бәхәсле хәл килеп туган. Ул да үз чыгышында биредә яшәүчеләрне борчыган проблемаларны җиткерде.

Евгения Машкова:

- Минем чыгыш бу очрашудагы тискәре чыгышлардан аерылып торыр, мөгаен. Без үзебезнең «Маленькая страна» поселогында бик рәхәт яшибез. Бүген җирлек башлыгы Генадий Харитоновка юл төзелеше өчен рәхмәтебезне җиткерәм. Шунысын да әйтәм: мин аны бүген биредә беренче тапкыр күрәм.

Манхэттен поселогыннан Игорь Бойко да җирлек башлыгын яклап чыгыш ясады.

- Хезмәт хакын тикшерәсез. Шулкадәр күп хезмәт хакы аламы әллә? Бүген көрәк күтәреп эшләгән хезмәткәргә дә аның кадәре генә эш хакы түлиләр. Гаепләргә бик җиңел. Без дә поселогыбыздагы проблемаларны үзебез, бердәмләшеп хәл итәбез. Район хакимиятендә дә, авыл җирлегендә дә аңлау таптык. Генадий Николаевич, ул әле, әфганчы егет! Без аңа үзебез сайлап куйган җитәкче буларак та, әфганчы буларак та хөрмәт белән карарга тиеш.

Җыенда җирлеккә кергән һәр торак пунктыннан да чыгышлар яңгырады. Халык яшәешенә кагылышлы бик күп сораулар күтәрелде. Болар юллар салу, яктырту, чүп чыгару, газ бирү - һәммәсе халык яшәеше белән бәйле. Очрашуны йомгаклап, район башлыгы Васил Хаҗиев болай диде:

- Кече Шилнә җирлеге - зур җирлек, монда хәл итүне сорый торган мәсьәләләр дә күп. Әмма аларны бер селтәнүдә генә хәл итеп булмаячак. Районда төзелеш киң колач белән бара. 2016 елда 1000 йорт, ягъни 85 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылды, шуның күп өлеше Кече Шилнә җирлегенә туры килә. Бу бик зур күрсәткеч. Биредәге территорияләр киң колач белән үсә. Без бу төзелеш артыннан, юллар салу, коммуникацияләр тоташтыру буенча өлгерә алмыйбыз, бу турыда мин ачыктан-ачык әйтәм. Әмма бөтен булганны эшкә җигәбез. Узган елгы очрашуда мин бу җирлеккә күбрәк игътибар бирергә вәгъдә иткән идем. 2016 елда 10 миллион сумлык юл төзелде. Быел юл төзү планына Ильбухтино, милли парк эчендә 5 километр араны кертергә ниятлибез. Районда балалар бакчалары төзү мәсьәләсе дә кискен тора. Бакчага йөрүчеләр саны да арта. Мәләкәс, Новотроицкоеда, биредә - Кече Шилнәдә дә яңа бакча кирәк.

Бүген төрле чыгышлар булды. Мин барыгызга да мөрәҗәгать итеп, әйдәгез, дус яшик, дим, бер-беребезне хөрмәт итик! Бу купшы сүзләр түгел, тавыш кергән йорттан бәрәкәт кача! Бүген җирлектә бер максатка тупланып эшләү юк. Гаеплеләрне эзләү, бер-береңне каралту яхшыга китерми. Берләшеп, тату итеп, бер максатка эшлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев