5 май 2026 яңалыклары
-
Тылдагы хезмәт — җиңүгә нигез: Биклән авылының «Игелек» төркеме СВОга ничек ярдәм итә?
Бүгенге көннең каһарманнары алгы сызыкта гына түгел, алар безнең арада — тыныч авылларда, җылы өйләрдә дә яши.
-
Тукай районы китапханәчесе Россиядә иң яхшысы дип танылды
Мәскәүдә узган Бөтенроссия конкурсында Тукай районының Комсомолец урта мәктәбе проекты җиңү яулап, Татарстан мәктәп китапханәләренең ил күләмендә иң алдынгы булуын исбатлады.
-
Бәтке авылы биючеләре халыкара бәйгедә сынатмады
Бәткедә иҗат итүче «Радуга» хореография коллективы Казаннан зур җиңү белән кайтты. Сәләтле балалар XVII «Арт. Яшьлек. Казан» халыкара сәнгать фестиваль-конкурсында III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина көтүгә үзе чыккан
Резидә Хәсиятовна безгә ни өчен көтүне үзе көткәне турында сөйләде. Техникасы да бар, елгасы да янәшәдә — эшнең рәхәтен күреп, авырсынмыйча башкара ул бу вазыйфаны.
-
Теләнче-Тамак ветеринарлары халыкны сак булырга өнди: котыру чиренә каршы вакцинация башланды
Теләнче-Тамак ветеринария пункты белгечләре йорт хайваннарын котыру чиреннән бушлай вакцинацияләүне дәвам итә. Бу — кеше гомере өчен дә куркыныч булган чирне туктатуның бердәнбер юлы.
-
Татарстанда ел башыннан «гараж амнистиясе» буенча якынча 2 мең объект рәсмиләштерелгән
Гыйнвардан апрельгә кадәр республикада 1 944 объект теркәлгән. Аларның 773е – гаражлар, ә 1 171е – шул гаражлар астындагы җир кишәрлекләре. Бу хакта Росреестрның Татарстан идарәсе хәбәр итә.
-
Чаллы прокуратурасы пенсионер хатын-кызны банк белән булган бәхәстә яклады
Ачыклаганча, 2025 елның җәендә өлкән яшьтәге хатын-кыз исеменнән кредит килешүе төзелгән. Пенсионер бу хакта банк хәбәр җибәргәч кенә белгән, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре прокуратурасы.
-
8–9 майда утны вакытлыча туктату турында карар кабул ителде
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие В.В. Путин карары нигезендә, 2026 елның 8–9 маенда Җиңү көне уңаеннан вакытлыча утны туктату игълан ителде. Бу хакта Российская газета яза.
-
Авылларда бала туганда бирелә торган түләүләр артачак
Татарстанда авыл һәм бистәдә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бирелә торган акчаны арттырырга тәкъдим итәләр. Проект буенча түләүләр ике тапкырга диярлек үсәчәк.
-
Авыл күрке — чәчәкләр: Түбән Суыксуда клуб тирәсен төзекләндерәләр
Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, туган авылларына булган чиксез яратуларын күрсәтеп, клуб территориясендә чәчәкләр утырту һәм төзекләндерү эшләрен башлап җибәргәннәр.
-
Татарстанда бүген +26˚кадәр җылытачак
Бүген, 5 майда республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.