Авылда почта хезмәткәре — ул газета-журнал ташучы гына түгел. Ул — һәр йортка яңалык, шатлык һәм өмет алып килүче шәхес. Күзкәй авыл җирлегенә сәяхәтебез нәкъ менә шундый фидакарь җанлы кешеләрнең хезмәтен күрсәтү һәм бүгенге көннең иң актуаль проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү максатыннан оештырылды.
Бу очрашуның иң җылы мизгелләре без төшергән яңа «Люди в кадре» дип исемләнгән видеопроектның кадрларына керде. Аның аша тамашачы авыл тормышының эчке җылылыгын һәм хезмәт кадерен тирәнрәк хис итә алачак. Видеоролигыбызның төп герое — һәркемгә үз кешесе булган, авылдашларының хөрмәтен казанган почтальон Айгөл Мөхтәрова.
Яңа Байлар авылында яшәүче Айгөл Мөхтәрова Күзкәй авыл җирлегенә караган почта бүлекчәсендә нәкъ 13 ел хезмәт куя. Элек мәктәптә укытучы булып эшләгән ханым бүген ике җаваплы хезмәтне берьюлы тарта: ул почта эшеннән тыш, авылда фельдшер ярдәмчесе булып та эшли.
Без бүлекчәгә килеп кергәндә, Айгөл кызу эш өстендә кайный иде: өстәл тулы газета-журналлар һәм хатлар. Кагыйдә буларак, Күзкәйгә машина дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә килә. Айгөлнең төп бурычы - килгән һәр басманы игътибар белән бүлеп, аралаштырып, өстенә исемнәрен язып, кешеләргә таратырга әзерләп кую. Зур күләмдәге матбугаттан тыш, хатлар да килә, аларны да төгәл теркәргә кирәк.
Белгечләр дә, тиешле хезмәт хакы да юк
Сүз ара сүз чыгып, почта системасындагы проблемалар турында дасөйләшеп киттек: зур Күзкәй авылында бүген почта хезмәткәре юк икән! Айгөл Мөхтәрова исә Күзкәйнең үзендә түгел, ә Яңа Байлар авылына хезмәт күрсәтә.
Шул арада почта бүлекчәсенә авылның хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Марсель абый Биктимеров килеп керде һәм үзенең ачынып сөйләгән сүзләре белән биредәге зур проблеманы тулысынча әйтеп бирде:
«Ий, кызлар, ничек инде авылга почтальон кирәкмәсен! Менә хәзер пенсия вакыты җитә, аны ничек алырбыз... Газеталарга ник язылмыйсыз дип сорыйсыз, соң ул газета безгә килеп җитмәгәч, ник дип акча әрәм итик инде... Ул газены мин кайчан һәм ничек итеп юллап йөрим?» - дип борчыла ветеран.
Күзкәй авылы хезмәт ветераны Марсель Биктимеров.
Марсель абый искәрткәнчә, элек монда бик мөлаем, үз эшен яратучы бер ханым эшләгән. Бик матур итеп аралашып, әйбәт кенә хезмәт иткән ул.
«Абый, ашарга да кирәк бит. Акчасы бигрәк юк инде… Бу хезмәт хакына мин ничек итеп гаиләмне туендырыйм!» — дип киткән ул хезмәткәр.
Хезмәт хакы юк – почтальон юк – басма матбугат та бетәрме?
Авылларда почта хезмәткәрләре булмау һәм аларга тиешле хезмәт хакы түләнмәү — бүгенге авыл тормышының бик зур бәласе. Айгөл ханым кебек үз эшен яратып, халыкка игелек кылырга ашыгучылар бик сирәк. Калган авыллар исә караусыз кала. Сыйфатлы хезмәт булмагач, басма матбугатка (газета-журналларга) язылучылар саны да елдан-ел сирәгәя бара. Укучы газетасын вакытында ала алмагач, нигә язылсын?
Шулай да, авыл халкы матбугаттан өзелергә теләми, укый торган үз басмалары бар. Айгөл белән авыл кешеләренең нәрсәләр укуы турында да сөйләшеп алдык:
– Әбиләр язмышлар, гыйбрәтле хәлләр турында укырга яраталар. Авылларыбызда район газетасы «Якты юл»дан тыш, республика матбугатын да алдыралар, – дип укучыларның сайлавы белән таныштырды хат ташучы.
«Үз газетаңа язылмыйча ничек яшәп булсын инде?!»
Яңа Байлар авылында яшәүче хезмәт ветераны, гомер буе фермада терлекчелектә эшләгән Клара апа Гомәровага бүген 86 яшь. Нәкъ менә ул авылның иң актив укучыларының берсе. Яшенә карамастан, ул күпләп газета алдыра. Иң яратканы исә үзенең район газетасы.
– Ничек районда яшәп, үз газетаңа язылмыйсың инде?! Мин барлык район яңалыкларын шуннан белеп торам. Энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам. Районыбызда нинди генә уңган-булган кешеләр яшәми бит! Шуларны бик кызыксынып укып барам. Сезгә, кызлар, эшегездә зур уңышлар! – дип матур теләкләрен җиткерде күркәм әбекәй безгә.
Укучы гына түгел, үрнәк күрше дә
Айгөл сүзләре буенча, алар Клара апа белән 17 ел буе күршеләр булып яшиләр икән. Аларның мөнәсәбәтләре — бүгенге көндә авыллардагы онытылып баручы чын күршелек үрнәге.
– Ипи-сөт кирәк булса да, Клара апага кертеп чыгам. Миңа нәрсә кирәк булуын список белән дә язып җибәрә ул. Күзкәйдә аның кызлары тора, алар да әби янына килеп йөриләр. Клара апаның бакчасын гөлбакча итеп торалар, өйләре дә һәрвакыт чиста һәм пөхтә. Сөйләшергә дә шундый рәхәт әби ул, – дип, үзенең күршесе турында сокланып сөйләде Айгөл.
Айгөл Мөхтәрованың әби-бабайларны кадерләп, һәрберсенең холкын белеп, кемгә нинди акча кирәгенә кадәр истә тотып эшләве; Клара апа кебек өлкәннәрнең газета укып тормышны күзәтүе сокландыра да, уйландыра да. Олы кешегә матур караш, җылы сүз җитә шул.
Айгөл Мөхтәрова кебек ике җаваплы хезмәтне дә бердәй фидакарьлек белән тартучылар бар әле. Ләкин авыл почталарының хезмәт хакы проблемасын югары дәрәҗәдә чишмәгәндә, авылның киләчәге, өлкәннәрнең рухи элемтәсе куркыныч астында калачак.
Нет комментариев