Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Зыян күрүчеләр булмаса, юл-транспорт һәлакатен полиция бүлегенә килеп рәсмиләштерергә мөмкин

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк икән, машина йөртүчеләр үзара килешеп, Юл йөрү кагыйдәләренең 2.6 пункты нигезендә, һәлакәтнең якынча схемасын төзеп һәм имзалап, авария булган территориядәге полиция бүлегенә килә алалар. Һәлакәт безнең юлларда килеп чыккан очракта йөртүчеләр район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге.

Моның өчен һәлакәт булган урында авария тукталышы билгесен кую, авария сигналын кушу кирәк. Кәгазьдә юл-транспорт һәлакәтнең якынча схемасын сызарга, анда датаны һәм вакытны билгеләргә кирәк. Схемада якындагы объектның (мәсәлән, йортның, светофорның, юл билгесенең һ.б.ш.) рәсеме белән юл участогы планы ясалырга, урам исеме һәм якындагы йортның номеры аталырга тиеш. Бәрелешкәннән соң автомобильләрнең ни рәвешле урнашып калуын рәсемгә төшерү, ук белән аларның һәркайсының нинди юнәлештә хәрәкәт иткән булуын күрсәтү сорала. Һәр транспортның маркасы күрсәтелүе мәжбүри.
Схеманы һәлакәттә катнашучыларның һәрберсенең имзалавы кирәк. Гаепле йөртүче исә һәлакәтнең аның аркасында чыгуын язма рәвештә расларга тиеш.
Район буенча полиция бүлеге Яр буе Тукай урамында 35нче йортта урнашкан. Дежур бүлекнең телефоннары: 71-44-81, 37-96-60. Һәлакәтне рәсмиләштерү өчен бирегә тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев