Зыян күрүчеләр булмаса, юл-транспорт һәлакатен полиция бүлегенә килеп рәсмиләштерергә мөмкин
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк икән, машина йөртүчеләр үзара килешеп, Юл йөрү кагыйдәләренең 2.6 пункты нигезендә, һәлакәтнең якынча схемасын төзеп һәм имзалап, авария булган территориядәге полиция бүлегенә килә алалар. Һәлакәт безнең юлларда килеп чыккан очракта йөртүчеләр район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге.