Юл хәрәкәте иминлеге

Автобус җәяүлене бәрдергән

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында җәяүленең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Тәүлекнең караңгы вакыты һәм асфальтның юеш булуына да карамастан, тизлекне шактый арттырган 24 яшьлек автобус йөртүче юл кырыеннан барган ир-атны шәйләми кала. Җәяүле үзе дә транспорт агымына каршы түгел, ә шул юнәлештә атлаган...

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында җәяүленең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Тәүлекнең караңгы вакыты һәм асфальтның юеш булуына да карамастан, тизлекне шактый арттырган 24 яшьлек автобус йөртүче юл кырыеннан барган ир-атны шәйләми кала. Җәяүле үзе дә транспорт агымына каршы түгел, ә шул юнәлештә атлаган була. Яр Чаллыда яшәгән, әле кырык яшен дә тутырырга өлгермәгән әлеге ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә.


Нет комментариев