Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлларда сак булыгыз!

Уткән ял көннәрендә Тукай районында ике куркыныч юл һәлакәте теркәлде. 

24 апрельдә кичке сәгать 9 тулгач Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлында коточкыч һәлакәт булды. Хорс YD50Q-6 мопеды белән ВАЗ 21121 автомобиле бәрелеште. Мопедта 2006 елгы ике үсмер, машинада 2002 елгы егет була. Мопедны йөртүче югары тизлектә барып, идарә итүне югалта һәм каршы полосага чыга. Авария нәтиҗәсендә мопедта барган пассажир егетнең  гомере БСМПда өзелә. Рульдәге үсмер авыр җәрәхәтләр ала, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре сул кулына ампутация ясарга мәҗбүр була. Кызганычка, ул мотошлем да кимәгән була. Шулай ук мопед йөртүгә хокук бирүче таныклыгы да булмый.

25 апрельдә иртәнге сәгать 7 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының сигезенче километрында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Форд Фокус автомобилендә баручы ир-ат идарә итүне югалта һәм, ике полоса арасындагы тимер койманы бәрдереп, каршы юнәлештәге юлга чыга. Анда, үз чиратында, ВАЗ-211440 һәм Ниссан автомобильләрен белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә барлык машиналарның да йөртүчеләре авыр имгәнүләр, баш җәрәхәтләре ала. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев