Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә башкарасы эшләр күп әле

Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев агымдагы елның беренче өч аенда юллардагы хәлнең торышына анализ ясады, хәрәкәт иминлеген саклау максатында башкарасы эшләр турында әйтте. Өч айда район территориясендә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 6сы трассаларда булган. Аварияләрдә 6 кеше үлгән, 24 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр...

Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев агымдагы елның беренче өч аенда юллардагы хәлнең торышына анализ ясады, хәрәкәт иминлеген саклау максатында башкарасы эшләр турында әйтте.

Өч айда район территориясендә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 6сы трассаларда булган. Аварияләрдә 6 кеше үлгән, 24 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр санының кимүе, ләкин үлүчеләрнең 20 процентка артуы күзәтелә.

Балалар катнашында 6 һәлакәт булган, аларда 7 бала төрле җәрәхәтләр алган. Узган ел исә мондый 4 һәлакәт теркәлеп, 4 бала җәрәхәтләнгән иде.

Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе булып тизлек режимын сакламау кала бирә. 12 фаҗиганең 9ы, ягъни 81,8 проценты тизлекне арттыру аркасында килеп чыккан. Юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен бозучыларны ачыклауны көчәйтү максатыннан КРИС-П приборлары төнлә дә куела башлаган. Мәсәлән, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлында 1нче, 4нче, 11нче километрларда приборларны тәүлек буе өзмәс өчен розеткалар көйләнгән. Болардан тыш, юлларда 6 "кукушка" да тора. Өч айда КРИС-П ярдәмендә 6372, инспекторлар тарафыннан 580 хокук бозучы ачыкланган.

Һәлакәтләрнең икенче сәбәбе - каршы як полосага чыгу. Юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен үтәмәү быел 2 мәртәбә һәлакәткә китергән. Аварияләр, нигездә, машиналар бәрелешү аркасында килеп чыга.

Юллар торышына килгәндә исә, 200 километр озынлыкта юл өслеге тикшерелгән. Ярамаган урыннан куркыныч һәм эре йөк ташыган өчен - 8, юлларны начар хәлдә тоткан өчен 3 вазыйфаи затка штраф салынган. Мусабай-Завод, Бәтке, Иштирәк, Новотроицкое, Круглое Поле, Биклән, Кнәз, Мәләкәс авыл җирлекләренә юл торышын яхшыртуны тәкъдим итеп хатлар җибәрелгән.

Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итүдә эшләнәсе эшләр байтак әле - буеннан-буена бик начар хәлдә булган Яр Чаллы - Сарман юлын төзекләндерәсе, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында ясалма яктырту көйлисе, тротуарларны, аеруча мәктәп, балалар бакчасы яннарын тиешле таләпләргә җиткерәсе, шулай ук җирле пунктларда ясалма тигезсезлекләр ясыйсы бар.

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә административ җавапка тартылучы машина йөртүчеләр (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда)

2012

2013

+/-

12.6 маддә (куркынычсызлык каешын эләктермәү)

966

1023

+57

12.9 маддә (тизлек режимын үтәмәү)

0

580

+580

12.7 (машина йөртү хокукы таныклыгы булмау)

8

14

+6

12.8 (исерек килеш машина йөртү)

24

34

+10

12.15 маддә, 3 һәм 4 өлешләр (каршы юнәлештәге полосага чыгу

1

42

+41

12.23 маддә, 1 өлеш (пассажирлар ташу кагыйдәләрен бозу)

191

203

+12

20.25 маддә, 1 өлеш (штраф түләмәү)

67

70

+3


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев