Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турындагы законны бозу очраклары ачыкланды

Район прокуратурасына Игенче авылы халкыннан күмәк мөрәҗәгать керде. Анда "Зеленые горки" бакчачылык ширкәтенең вазыйфаи затларының юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәм җир турындагы законнарны бозулар хакында хәбәр иткәннәр. Әлеге мөрәҗәгать буенча үткәрелгән тикшерү 196нчы Федераль закон таләпләренең бозылуын ачыклады. Су торбасы "Чаллы-Сукудыргыч"-"Ильбухтино-Калмия"-"Минзәлә-Боерган" автомобиль юлыннан 6 километр ераклыкта урнашкан буа астыннан уздырылган суүткәргеч...

Район прокуратурасына Игенче авылы халкыннан күмәк мөрәҗәгать керде. Анда "Зеленые горки" бакчачылык ширкәтенең вазыйфаи затларының юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәм җир турындагы законнарны бозулар хакында хәбәр иткәннәр.

Әлеге мөрәҗәгать буенча үткәрелгән тикшерү 196нчы Федераль закон таләпләренең бозылуын ачыклады. Су торбасы "Чаллы-Сукудыргыч"-"Ильбухтино-Калмия"-"Минзәлә-Боерган" автомобиль юлыннан 6 километр ераклыкта урнашкан буа астыннан уздырылган суүткәргеч торба аша уздырылган. Әлеге автоюл иясе - "Главтатдортранс" юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарә белән килешү төзеп тормыйча гына үткәрелгән.

Күрсәтелгән закон бозуларны төзәтмәгән очракта буаны астан су ашап, автомобиль юлын су басуы, юл-транспорт һәлакәтенә китерүе ихтимал.

Район прокуроры тикшерүләре нәтиҗәсе буенча, район судына "Зеленые горки" бакчачылык ширкәтенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында законны бозуларны бетерү буенча берни дә эшләмәвен тану һәм әлеге суүткәргеч торбаны автомобиль юлындагы балчык буа астындагы су торбасыннан алырга мәҗбүр итүне сораган дәгъва гаризасы бирелде. Хәзерге вакытта ул каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл транспорт һәлакәте юл џђлакђтлђре