Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл ашыкканны яратмый

8 сентябрьдә көндезге сәгать 2 тулгач Мәскәү – Уфа юлының 1066нчы километрында «Шевроле Ланос» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Соңгы көннәрдә район территориясендә мондый һәлакәтләр бик еш кабатлана. Бу юлы машина руле артында утырган 54 яшьлек ир-ат алда барган транспортны узарга уйлый. Ләкин контрольне югалта, туктап кала алмый, тизлеге дә тиешледән югары була. Шуңа күрә юл кырыена төшеп китә. 

Йөртүче күпләгән баш мие җәрәхәтләре ала. Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы аны БСМПга алып китә. 
ЮХИДИ хезмәткәр-ләре юлда бик игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат искәртәләр. Җәйге чор дип, юллар яхшы дип, үз-үзеңә артык ышанып, тизлек режимын бозарга кирәкми. Мондый ваемсызлыкның ахыры начар тәмамлана. Сак булыгыз, үзегезне, пассажирларны һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне саклагыз, диләр. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев