Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл аша чыкканда капюшонны салыгыз!

Каникуллар вакытында балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Алар авылларда үтә торган төрле чараларда катнашалар, мәдәният йортларына, мәктәпкә яки башка урынга түгәрәкләргә йөриләр, дуслары, сыйныфташлары белән аралашалар.

Бу чорда юлларда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен район юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары март башында ук аңлату эшләрен башлаганнар иде инде. Мәгариф учреждениеләрендә, оешмаларда балалар һәм әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Каникуллар тәмамланганчы һәм, гомумән, ял көннәрендә инспекторлар махсус рейдларга чыга, кагыйдәләрне үтәмәүче җәяүле балаларны ачыклый, ата-аналарның баласын автомобильдә махсус креслода йөртүен тикшерә. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар да юлга чыга. 
Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел уты янган вакытта да автомобильнең сезгә юл бирүенә инангач кына алга атлагыз. Башыгызга капюшон, колакка наушник киеп юл аша чыкмагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында киемегездә яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз. Бу машина йөртүчегә сезне ерактан күрү һәм бәрдерүдән качу мөмкинлеген бирә, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев