Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Яшь инспекторлар юл хәрәкәте иминлеген саклый

Быел март аенда Россиядә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 40 ел тула. Мондый отрядлар СССР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлангычы белән барлыкка килә.

Беренче елны ук отрядларның саны 14 меңгә җитә, алар катнашында бер елда Союзның төрле республикаларында 11 слет үткәрелә.

1982 елда Минеральные Воды шәһәрендә беренче тапкыр яшь велосипедчылар ярышлары үткәрелә. Шул вакыттан Россиядә "Куркынычсыз тәгәрмәч" акциясе старт ала.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары Татарстанда 1986 елдан эшли башлый. Әлеге юнәлешнең V Бөтенроссия слеты Татарстанда үткәрелә һәм анда безнең республика командасы беренче урынны ала.

Реклама

Хәзерге вакытта юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары мәктәпләрдә, балалар клубларында эшли. Аларга 16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр керә ала. Яшь инспекторлар укучыларга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинетлары булдыралар, стендлар төзиләр, бу темага төрле уеннар, викториналар үткәрәләр.

Бүген республика мәктәпләрендә яшь инспекторларның 1400гә якын отряды бар, алар 12 меңнән артык яшүсмерне берләштерә.

Район мәктәпләрендә дә хәзерге көндә шундый 23 отряд эшләп килә. Аларның һәрберсе якынча 5тән алып 15кә кадәр укучыны үз эченә ала. Апрель аенда район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" акциясе оештырылачак. Бүген отрядлар анда катнашырга әзерләнә. Анда җиңүчеләр май аенда республика конкурсына барачаклар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алдагы елларда, мәсәлән, Түбән Суыксу мәктәбе командасы Татарстан отрядлары арасында призлы урыннарны алып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ

2
X