Таныклыклар ЮХИДИ бүлегендә сакланачак
Административ хокук бозулар өчен алынган машина йөртү таныклыклары хәзер элеккеге кебек имтихан тапшыру бүлекчәләрендә түгел, ә республика муниципаль берәмлекләренең ЮХИДИ бүлекләрендә сакланачак. Җаваплылыкка тартылган кеше кайда исәптә тора, машина йөртү хокукы турындагы таныклык та шул бүлектә булачак.