Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Таныклыклар ЮХИДИ бүлегендә сакланачак

Административ хокук бозулар өчен алынган машина йөртү таныклыклары хәзер элеккеге кебек имтихан тапшыру бүлекчәләрендә түгел, ә республика муниципаль берәмлекләренең ЮХИДИ бүлекләрендә сакланачак. Җаваплылыкка тартылган кеше кайда исәптә тора, машина йөртү хокукы турындагы таныклык та шул бүлектә булачак.

Машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителүе турындагы суд карары килгәннән соң, административ хокук бозу теркәлгән урындагы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре таныклыкны һәм тиешле документларны почта аша өч тәүлек эчендә машина йөртүченең яшәү урынындагы ЮХИДИ бүлекчәсенә җибәрәләр.

Реклама

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү вакыты чыккан таныклык хуҗасына әлеге документын алырга паспорты һәм гамәлдәге медицина белешмәсе белән килергә кирәк була, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ

2
X