Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлеләрне саклау өчен

Район юлларында ел башыннан җәяүлеләрне бәрдерүнең биш очрагы теркәлде. Аларда дүрт кеше сәламәтлегенә зыян алды, бер кешенең гомере өзелде. Республика буенча исә 258 шундый һәлакәт теркәлгән, аларда 18 кеше үлгән.

Бәхетсезлек очракларының яртысыннан күбрәге җәяүле кичүләрендә килеп чыккан. Бүген һәр өченче һәлакәт нәкъ менә җәяүлеләр кичүендә теркәлә. Кичүләрнең шактые тиешле кагыйдәләргә туры килмәвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Җәяүлеләр белән һәлакәтләрнең иң авырлары тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Аларда, нигездә, үз сәламәтлекләренә һәм гомерләренә ваемсыз караган кешеләр зыян күрә. Күпләр яктылык кайтаргыч элементлар куллану турында да уйламыйлар.
Мондый һәлакәтләрне кисәтү максатыннан 13 майдан 22сенә кадәр районда «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик чара үткәрелә. Бу чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәвенә, шулай ук кичүләрнең торышына махсус игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев