Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Яктылык кайтаручы элементларсыз йөрү – куркыныч!

Җәяүлеләрнең хәрәкәт иминлеген тәэмин итүдә контроль-күзәтчелек органнары гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кеше җаваплы.

Статистикага күз салсак, җәяүле кичүләрдә булган 90% артык юл һәлакәтләрендә машина йөртүчеләр гаепле.

Торак пунктлардан читтә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлардан башка йөрүче җәяүлеләр катнашуында юл һәлакәтләре дә сирәк күренеш түгел. Быел Тукай районында шундый очрак теркәлгән – бер кешенең гомере өзелгән.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 18.03.21-31.03.21 кадәр район территориясендә «Җәяүле кичүе» рейды үткәрелә.

Тукай районы ЮХИДИ бүлеге искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында үз киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар – фликер, беләзекләр кулланырга киңәш ителә. Бу аеруча балалар киеме өчен актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев