Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Велосипедта йөрергә яратам

Мөгаен, велосипедта йөрергә яратмаган бала юктыр ул. Авылда бигрәк тә. Ике тәгәрмәчле транспорт – балаларның алыштыргысыз дусты. Ә менә кагыйдәләрне үтәп йөрмәсәң, велосипед дустан дошманга да әйләнергә мөмкин.

Мондый хәлләрне кисәтү максатыннан Шилнәбаш мәктәбендә «Мин велосипед яратам һәм кагыйдәләрне үтәп йөрим» дигән чара үтте. Аны мәктәп укучылары – юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәрде.   
Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар велосипедта йөрүчеләрне туктатып, инструктаж уздырдылар. Велосипед белән ничек идарә итәргә, нинди таләпләрне үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Велосипедта йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар куллану бик мөһим. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары велосипедчыларга шундый элементлар да тараттылар һәм балаларга әти-әниләре белән бергә Юл йөрү кагыйдәләренең 24нче бүлеген укырга һәр кагыйдәгә җитди карарга куштылар. 

Екатерина Червякова, Шилнәбаш мәктәбенең ЮИД өстәмә белем бирү педагогы.
/ Фото Екатерина Червяковадан алынды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев