Тукай районында юл-транспорт һәлакәте
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында юл-транспорт һәлакәте

Авариядә ике кеше үлгән.

11 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә Тукай районында М-12 трассасының 1025 чакрымында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 39 яшьлек ир-ат идарә иткән автомобиль хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайламаган һәм юлдаш юнәлештә хәрәкәт итүче КамАЗ автофургоны белән бәрелешкән.

Бәрелүдән җиңел автомобиль пассажирын юлга ыргыткан. Икесе дә – Lada автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры – медиклар килгәнче урында ук үлгән. Зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

Авария урынына район прокуроры Руслан Галиев килде. Тикшерү оештырылды.  Авариянең шартлары ачыклана.


Нет комментариев