Трактор белән Kia Ceed бәрелешкән
Юл хәрәкәте иминлеге

Трактор белән Kia Ceed бәрелешкән

Тукай районында “Яр Чаллы – Сарман” автомобиль юлында арба таккан трактор катнашында юл­транспорт һәлакәте булды.

Аңа Kia Ceed җиңел автомобиле килеп бәрелә.Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр иткәнчә, 67 яшьлек шофер чит ил машинасы руле артында «Татарстан» совхозы поселогы ягыннан Новотроицкое авылы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Ул «Белорус» тракторын узып китмәкче була әммә шул вакытта трактор аны күрми сул якка борыла. Бәрелешүдән соң трактор капланып төшә, аның алгы тәгәрмәчләре бөтенләй транспоттан аерылып китә. Җиңел машина исә юл читенә тәгәрәп китеп каплана.


Нет комментариев