Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» – Сарман юлында 

28 декабрьдә район ЮХИДИ инспекторлары трасса ротасы хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.

Чара иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Яр Чаллы – Сарман юлының беренче километрында үтә. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклаячаклар. Соңгы вакытта алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручыларның артуы сәбәпле, аларны ачыклауга да махсус игътибар бирелә, махсус рейдлар оештырыла. 
ЮХИДИ инспекторлары һәм трасса ротасы хезмәткәрләре катнашында 21 декабрьдә Яр Чаллы – Водозабор юлында үткән рейдта ОСАГО полисыннан башка йөрүнең 5 очрагы, дәүләт номерлары укылмауның – 2, куркынычсызлык каешын такмауның – 2, видеотеркәү приборы аша килгән штрафны түләмәүнең 4 очрагы ачыкланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев