Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын эчү гаепле

26 октябрьдә алкоголь кулланып руль артына утыру аркасында тагын бер юл һәлакәте килеп чыкты. Ул Яр Чаллы – Биклән юлында теркәлде.

«Мицубиси Лансер» автомобиленә утырган 43 яшьлек ир-ат исерек булу өстенә, автомобильнең тизлеген дә арттырган. Нәтиҗәдә ул юл кырыена чыгып әйләнгән. Биклән авылында яшәүче әлеге ир-атның йөртү стажы 14 ел. 2019-2020 елларда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ике мәртәбә штрафка тартылган булган.
Һәлакәттә машина йөртүче үзе һәм аның 42 яшьлек пассажиры күпләгән тән җәрәхәтләре ала. Кызганычка, пассажир ир-ат шулай ук эчкән хәлдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев