Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафны вакытында түләмәсәң, автомобилеңне алалар

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. 

Тукай районында 1 мартка 10 мең сумнан артык штрафы булган 118 кеше исәпләнә. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә, вакытында түләнмәгән штраф өчен шулай ук җаваплылык карала. Штраф икеләтә күләмдә түләтелә, яисә хокук бозучы 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителә. 2021 ел башыннан бу маддә буенча Тукай районында 10 кеше җавапка тартылды. 
Моннан тыш, административ штрафны вакытында түләмәүчегә карата чыгарылган карар суд приставларына җибәрелергә мөмкин. Ел башыннан районда шундый 106 эш суд приставларына юлланды. Алар бурыч исәбенә гражданинның транспорт чарасын арестка ала. 2021 елда 1 транспорт чарасы арестка алынды инде. Бу юнәлештә эш дәвам итә, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев