Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сабыйларның ни гаебе бар?

24 январь көнне көндезге сәгать 10да Яр Чаллы – Сарман трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт айлык баланың гомере өзелде.

Чаллыга таба баручы Дэу Нексия автомобилен йөртүче, юлның тайгак булуына да карамастан, тизлекне тиешледән арттыра. Идарә итүне югалтып, каршыга килүче Лада-Гранта белән бәрелешә. Шушы ук автомобильгә аның артыннан килүче Рено Сандеро да бәрелә. Нәтиҗә аяныч: авариядә өч олы кеше күпләгән имгәнүләр ала, нәни пассажирның гомерен исә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә саклап кала алмый. Бала машинада барганда махсус утыргычта булган, ләкин әнисе аны имезергә дип кулына алган вакытта шушы коточкыч хәл килеп чыккан. 
Дэу Нексия автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры (йөртүченең хатыны), шулай ук Лада Гранта автомобиле йөртүчесе (баланың әтисе) күпләгән тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла. 
ЮХИДИ бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бәрелешү вакытына юлга комлы-тозлы катнашма сибелмәгән була. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар машина йөртүчеләрне кышкы юлның үзенчәлекләрен онытмаска, тизлек режимын сакларга чакыра. 
Ел башыннан республика юлларында инде өч баланың гомере өзелгән. Барысы да пассажирлар. 5 январьда Әлмәт районында Фольксваген машинасы, каршы полосага чыгып, ВАЗ белән бәрелешә. Икенче автомобильдәге 15 яшьлек үсмер ун көннән больницада үлә. Бу бала куркынычсызлык каешын да эләктермәгән була. 21 январьда Саба районында 6 айлык сабыйның гомере өзелә. 
Фаҗигаләрне кисәтү максатыннан 26 январьдан 7 февральгә кадәр «Бала – иң мөһим пассажир» дигән профилактик чара игълан ителә. Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: алгы утыргычта барганда 12 яшькә кадәрге балалар, артта барганда 7 яшькә кадәрге балалар махсус утыргычта булырга тиеш. Ә 12 яшьтән зуррак үсмерләрнең куркынычсызлык каешын эләктерүе шарт. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев