Юл хәрәкәте иминлеге

Пенсионер күпләгән имгәнүләр алган

30 октябрьдә кичке сәгать 7 тулганда Яр Чаллы – Водозабор – Ильбухтино юлында «ВАЗ-2104» автомобиле руле артына утырган 74 яшьлек ир-ат тизлекне тиешледән арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә.

28 ел стажлы пенсионер юл йөрү кагыйдәсенең бу төрен соңгы ике елда җиде тапкыр бозган. Ул бу юлы күпләгән имгәнүләр алган, пенсионерны медицина хезмәткәрләре БСМПга алып китә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев