Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч көндә – өч һәлакәт

Май ялларында кеше сәламәтлегенә зыян килү бәйле өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

«Татарстан» совхозы поселогының Лесная урамында Деу Нексия һәм ВАЗ-211540 автомобильләре бәрелешә. Беренче машинаның 33 яшьлек йөртүчесе руль артына исерек килеш утырган була. Ул үзе дә, икенче автомобильдәге 28 яшьлек йөртүче хатын-кыз да төрле тән җәрәхәтләре белән БСМПга эләгә. Гаепле йөртүче 30 мең сум күләмендә штрафка тартылачак һәм ел ярымнан ике елга кадәр вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Яр Чаллы – Водозабор юлында Подсолнухи поселогыннан төп юлга чыкканда ЗИЛ машинасы ВАЗ-21074 автомобиленә юл бирми һәм бәрелә. Авариядә җиңел машинаның 22 яшьлек йөртүчесе тән җәрәхәтләре ала: баш миенә зыян килә, кабыргалары, күкрәк сөяге сына.
Тагын бер һәлакәт 4 майда төнге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында теркәлде. Лада Гранта машинасы 40 яшьләр тирәсендәге җәяүле ир-атны бәрдерә. Җәяүле кеше автотранспорт юлында торган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Әлеге ир-ат бүген комада БСМПда ята.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X