Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мопед яки скутер белән уналты яше тулганнар гына идарә итә ала

Җәйге каникул чорында велосипедлар, мопед һәм мотоцикллар юлларда аеруча күбәя. Ләкин, кызганычка каршы, аларны йөртү кагыйдәләре турында яшүсмерләрнең күбесе уйлап та карамый. Шул сәбәпле аянычлы хәлләр дә килеп чыга. Ул кагыйдәләрне белеп тору балалар һәм үсмерләргә генә түгел, аларның әти-әниләренә дә файдалы булыр, диләр район буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары һәм...

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 24нче пункты нигезендә, юлда велосипед белән 14 яше тулган үсмерләргә генә йөрү рөхсәт ителә. Ә мопед һәм скутерлар белән идарә итү өчен «М» категорияле яки теләсә нинди башка категориясе ачык булган транспорт йөртү таныклыгы кирәк. «М» категориясе бары тик 16 яше тулганнарга гына бирелә.

Ләкин таныклыгым булды дип түбәндәге кагыйдәләр турында онытырга ярамый. Велосипед яки мопедта барганда рульне кулдан ычкындырмагыз. Һич югында бер кул белән булса да тотарга кирәк. Транспортның алдыннан, артыннан яки ян-якларыннан ярты метрдан да читкә чыккан йөк алып барырга рөхсәт ителми. Чөнки ул идарә итәргә комачаулаячак. Транспорт чарасының конструкциясендә каралмаган икән, пассажирлар йөртү дә тыела. Ә җиде яшькә кадәрге балаларны махсус утыргычсыз алып барырга бөтенләй ярамый. Шулай ук трамвай линиясе үткән һәм бер юнәлештә бер генә полоса булган юлда сулга борылу һәм каршы юнәлештәге полосага борылу тыела. Мопед йөртүчеләргә мотошлемны эләктермичә юлдан бару рөхсәт ителми. Велосипед яки мопедны тарттырып бару яки алар белән башка транспортны тарттыру да (махсус прицептан кала) ярамый.

Яшүсмернең юл йөрү кагыйдәләрен бозуын күргән очракта полиция хезмәткәре, аны туктатып, шәхесен ачыклый, аңлатма яздыра, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата, «Тукта - синең гомерең куркыныч астында!» дип аталган карточка тутыра.

16 яше тулмаган үсмер мопед яки мотоцикл руле артына утырган очракта, ЮХИДИ хезмәткәре аңа карата идарә итүдән тыю һәм транспорт чарасын алу турында беркетмә төзи. Мопед яки мотоцикл махсус стоянкага куела. Аннары административ хокук бозу турындагы эш кузгатудан баш тарту турында карар чыгарыла. Материаллар балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренә җибәрелә, тәртип бозучының әти-әнисен административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала.

Ә 16 яше тулган үсмернең исә үзенә карата административ эш ачыла, материаллар шулай ук югарыда әйтелгән комиссияләргә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев