Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Кышкы каникуллар»

Балаларның юлда һәм транспортта имгәнүләр алуын кисәтү һәм булдырмау максатыннан 2020 елның 24 декабреннән 2021 елның 10 январена кадәр киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы үткәрелә. 

2020 елның 11 аенда республикада балалар катнашында 431 һәлакәт теркәлгән. Аларда 8 баланың гомере өзелгән, 459ы төрле җәрәхәтләр алган. Балаларны транспортта алып бару кагыйдәләренең үтәлмәве аерата борчу тудыра, дип белдерәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар. Гомере өзелгән 8 баланың 7се нәкъ менә пассажирлар булган.
Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүле балалар да игътибар үзәгеннән читтә калмый. Аларның кагыйдә бозу фактларын юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» дә ачыклаячак. Кагыйдә бозу турында мәгълүмат мәктәпкә җибәреләчәк.
Чара кысаларында мәктәпләрдә, транспортта профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк. 
Хәзер көн кыска, караңгыда күз күреме начарая. Шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда аерата сак булуларын сорыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев