Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Хатын-кызларга бүләккә – фонарь?

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре эре автомобиль юлына якын урнашкан җирле пунктларда җәяүлеләрне кулларына фонарь тотып йөрергә чакыралар.

5 марттан 18 мартка кадәр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар мондый төр яктырткычларны популярлаштыру буенча максатчан эш алып барачаклар. Бу турыда җәяүлеләргә патруль хезмәте рейдлары вакытында сөйләү, авылларда халык белән әңгәмәләр үткәрү планлаштырыла. Җәяүлеләрнең юлга фонарь белән чыгуы һәлакәтләрне киметергә ярдәм итәр дип белдерәләр иминлек саклаучылар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга фонарьларны үзләре дә бүләк итәргә җыена. 320 яктырткыч әзерләп куелган инде. Фонарьларны 8 Март бәйрәме уңаеннан хатын-кызларга бүләк итәчәкләр. ЮХИДИ инспекторлары бүген иртәнге якта Әҗмәкәй юлына рейдка чыгалар. Алар автоледиларны бәйрәм белән котлаячак. Хатын-кызлар, фонарьлар белән бергә, ручка һәм блокнотлар, яктылык кайтаргыч брелоклар һәм наклейкалар да алачак. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев