Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Хатын-кыз эчеп руль артына утырган

14 ноябрь көнне ЮХИДИ хезмәтенә Олы Шилнә авылының Снежная урамында «Мерседес-Бенс» автомобилен бәрдереп китүләре турында хәбәр килә.

Шалтыратучы хатын-кыз бәрдерүченең яшел төстәге «Форд-Фокус» машинасында булганлыгын әйтә. Әлеге автомобильне хокук сакчылары Олы Шилнәнең Шоссейная урамында тоткарлыйлар. Аның йөртүчесе 40 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Сөйләшү барышында инспекторлар аның алкоголь кулланганын аңлыйлар. Хатын-кыз алкотекторга өрүдән дә, медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Тәртип бозучының үзен район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена, ә машинасын махсус стоянкага алып китәләр.
Хатын-кызга алкоголь кулланып руль артына утырган өчен дә, һәлакәт урынын ташлап киткән өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев