Кагыйдә үтәмәү – авариягә китергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Кагыйдә үтәмәү – авариягә китергән

3 майда төнге сәгать 11нче яртыда Яр Чаллы – Белоус юлында «Рено Логан» автомобиле юл кырыена төшеп әйләнә.

Урынга чыккан ЮХИДИ инспекторлары руль артына утырган 30 яшьлек хатын-кызның тизлекне арттыруын һәм идарә итүне югалтуын билгелиләр. Ике ел гына йөртү стажы булган әлеге хатын-кыз шул вакыт эчендә 8 мәртәбә кагыйдә бозган булган. Төрле имгәнүләр алган әлеге йөртүче БСМПга озатылган.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев