Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар – балалар!

Ел башыннан республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 баланың гомере өзелде, 140 бала сәламәтлегенә зыян алды. Тукай районында балалар катнашында 1 һәлакәт булды, 1 бала тән җәрәхәтләре алды. 

Уку елы ахыры, каникуллар башланган чор балаларда аерата таркаулык, арыганлык, шуңа бәйле рәвештә игътибарсызлык сизелә торган вакыт. Статистикадан күренгәнчә, балалар белән бәйле барлык һәлакәтләрнең өчтән бере нәкъ менә җәй көннәренә туры килә. 
Шуны истә тотып, ел саен бу чорда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үтә. Быел ул 20 майдан 2 июньгә кадәр игълан ителде. Бу вакыт аралыгында машина йөртүчеләрнең балаларны автомобиль салонында алып барганда кагыйдәләрне үтәүләре, җәяүлеләрнең тәртибе аерым күзәтүдә булачак. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары мәгариф учреждениеләрендә әти-әниләр белән очрашачак, җәйге лагерьларга чыгачак. 
Истә тотыгыз: балаларның сәламәтлеге һәм гомере өлкәннәр кулында. Аерата әти-әниләр бу мәсьәләгә җитди карасын иде, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев