Юл хәрәкәте иминлеге

Идарә итүне югаткан

12 ноябрь көнне кичке сәгать 7 тулгач Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте – Белоус юлында «ВАЗ-21102» автомобилендә хәрәкәт итүче 56 яшьлек ир-ат, һава шартларының начар булуына карамастан, тизлеген арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә.

Йөртүче күпләгән имгәнүләр белән БСМПга эләгә.


Нет комментариев