Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми

Эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми

16 ноябрь көнне район ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар. Чара иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Водозабор юлының 3нче километрында үтәчәк. Хокук сакчылары алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручыларны барлаячаклар. 

9 ноябрьдә үткән «Тоннель»дә дә әлеге максат күздә тотылды. Ул көнне ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән 40 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар. Аның инде бу кагыйдәне икенче мәртәбә бозуы икән. Хәзер әлеге хатын-кыз РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җавапка тартылачак. Аңа 300 мең сумга кадәр штраф яный. Кодекста шулай ук 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү дә каралган.

11 ноябрьдә кичке сәгать 4 тулгач ЮХИДИ хезмәткәрләре Теләнче Тамак авылында исерек хәлдә руль артына утырган 28 яшьлек ир-атны туктата. Шул ук көнне төнлә 22 сәгать 30 минутта Белоус поселогында 39 яшьлек ир-ат юл хәрәкәте инспекторлары кулына эләгә. «Киа Рио» машинасы белән идарә иткән ир-ат организмында алкоголь күләме 1,025 мг/л күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев