Юл хәрәкәте иминлеге

Чираттагы «Тоннель»

24 июньдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» операциясенә чыгалар.

Чара Яр Чаллы – Водозабор юлының 10нчы километрында – Кече Шилнә һәм Олы Шилнә кисешендә үткәрелә. Инспекторлар балаларны креслосыз алып баручыларны игътибарга алачак.


Нет комментариев