Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Чираттагы «Тоннель»

Пәнҗешәмбе, 21 мартта, Яр Чаллы – Олы Шилнә юлының 2нче километрында иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Юл хәрәкәте иминлеге сакчылары балаларны махсус креслода йөртүгә аерым игътибар бирәчәкләр. 

Статистикага күз салсаң, бүген машина йөртүчеләрнең 80 проценты куркынычсызлык каешын тага, 50 проценты балаларны махсус креслода йөртә. Бу сөенечле. Чөнки, дөрес итеп кулланганда, бу җайланмалар юл һәлакәтләренең 60-80 процентында зыян күрүдән һәм үлемнән саклап кала. 
Ләкин «Тоннель» профилактик чарасы вакытында юл-патруль хезмәте инспекторлары бу кагыйдәләрне үтәмәү очракларын еш ачыклый. Шул ук статистика әти-әниләренең автокресло алмавы аркасында килеп чыккан бала үлемнәрен күп терки. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев