Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Биш кеше дәваханәдә

5 июньдә кичке сәгать 8 тулганда Яр Чаллы – Круглое Поле – Бәтке юлында Приора автомобиле белән Нива машинасы бәрелешә.

Һәлакәт беренче автомобильнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве – тизлеген арттыруы аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә 38 яшьлек йөртүче үзе, аның 41 һәм 24 яшьлек ике пассажиры, Нива машинасының 54 яшьлек йөртүчесе һәм 49 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Алар барысы да ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә. 
Бүген һәлакәтләр килеп чыгуның төп сәбәбе – тизлек режимын сакламау, дип билгеләп үтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Ел башыннан шундый 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 23 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Имгәнүчеләрнең 4есе балалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев