Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Беренче карның «файдасы»

28 октябрьдә яуган беренче кар район юлларында да күпләгән вак һәлакәтләр килеп чыгуга сәбәп булды. Аларның икесендә машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның сәламәтлекләренә зыян килде, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Көндезге сәгать 1дә юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы – Түбән Кама юлының икенче километрында килеп чыкты. Биредә Лада-Гранта автомобиленең 39 яшьлек йөртүчесе һәм аның 6 яшьлек кызы тән җәрәхәтләре алды. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүченең тизлекне тиешледән арттырган булуын билгеләп үтә. 
Көндезге сәгать 4 тулганда Яр Чаллы – Сарман юлының 12нче километрында Хундай Солярис автомобиле, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә. Бу очракта да төп сәбәп машина йөртүченең тизлек режимын сакламавы, һава шартларын искә алмавы дип билгеләнә. 53 яшьлек ир-ат, иңбаш сөяге сынып, Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә җибәрелә.

Фото ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев