Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Авыл эчендә дә кагыйдә үтәү мәҗбүри

21 октябрьдә, чәршәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре Иске Абдул авылына «Тоннель» рейдына чыгалар.

Инспекторлар авыл эчендә балаларны махсус утыргычларда алып баруга игътибарны юнәлтәчәкләр. Искә төшерәбез, юл йөрү кагыйдәләренең бу төрен бозу 3 мең сум күләмендә штрафка китерә. 
Узган рейд Яр Чаллы – Водозабор юлының алтынчы километрында үткән иде. Анда инспекторлар куркынычсызлык каешын такмаучыларны тикшерделәр. Рейдта шундый биш йөртүче тоткарланып, аларга административ беркетмә төзелде.

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев