Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Автомобиль сатып алырга килгән кыргызстанлы юл һәлакәтендә вафат булган

4 август көнне Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының дүртенче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә 39 яшьлек ир-атның гомере өзелде, ике автомобильнең дә йөртүчеләре һәм пассажирлары, шул исәптән балигъ булмаган ике бала авыр тән җәрәхәтләре алды. 

Фаҗига кичке сәгать 6 тулгач килеп чыга. Зәйдән Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче Киа Сид автомобилен йөртүче 56 яшьлек ир-ат машинаның тизлеген тиешледән арттыра, идарәне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм Зәйгә кайтучы Богдан 2110 машинасына бәрелә. Бәрелү нык көчле була – чит ил автомобилендәге пассажир ир-ат урында ук җан бирә. 39 яшьлек әлеге ир Кыргызстаннан Россиягә автомобиль сатып алырга дип килгән була. Шушы ук машинаның алгы утыргычында барган 46 яшьлек ир-ат та (шулай ук Кыргызстан гражданины) Россиягә шушы ук максат белән килгән була. Ул авариядә төрле сынулар ала. Киа Сид автомобиленең йөртүчесе баш мие җәрәхәтләре ала, берничә урыннан кабыргалары, аяк сөякләре сына. 2017-2018 елларда әлеге йөртүче юл кагыйдәләрен бозган өчен 10 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, ике штрафы әлегә түләнмәгән булган. 
Ә Богдан 2110 машинасында биш кеше була. 35 яшьлек йөртүче ир-атны, 38 һәм 44 яшьлек хатын-кызларны, 7 һәм 8 яшьлек кыз балаларны күпләгән тән җәрәхәтләре белән БСМПга алып китәләр. Алар барысы да Зәй шәһәрендә яшәүчеләр. Юл һәлакәтендә автомобиль тулысынча җимерелә.
Йөртүченең тизлек режимын сакламавы менә шундый коточкыч юл фаҗигасенә китерә. Үзе генә түгел, бер гаепсез кешенең гомере өзелә, күпме кешенең сәламәтлегенә җитди зыян килә. Юл шаяруны, ваемсызлыкны кичерми, кагыйдәләрне үтәп, сак йөрегез, гомерлек үкенеч алмагыз, дип кисәтә фаҗига урыныннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Фото район ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев