Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә

Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү максатында укучыларның җәйге каникуллары алдыннан – 14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә. 

2018 елның дүрт аенда республикада балалар катнашында 130 һәлакәт теркәлгән, аларда 136 бала тән җәрәхәтләре алган. Тукай районында исә мондый 3 авария булган, 4 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. 
Статистикадан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә нәкъ менә җәйге чорда килеп чыга. Узган ел бу чорда республикада шундый 193 очрак теркәлгән. Кызганычка каршы, 8 баланың гомере өзелгән. 
Айлык барышында ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең пассажир балаларны алып баруларына, җәяүле балаларга юл бирүләренә, җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементларны куллануына аерата игътибар итәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклау-
чылар ата-аналар җыелышларында катанашачак, мәгариф учреждениеләре, җәйге ял лагерьлары яннарында юл йөрү куркынычсызлыгының торышын тикшерәчәк. 
Әти-әниләрнең балаларының куркынычсызлыгын саклауга бик җитди караулары шарт. Беренчедән, кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмаска, юл яннарында уйнатмаска кирәк. Шуны истән чыгарырга ярамый: 7 яшькә кадәр баланы автомобиль салонында мәҗбүри рәвештә махсус креслода алып бару шарт. Хәзер 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең арткы утыргычында һәм йөк машинасы кабинасында креслодан һәм махсус утыргычлардан башка йөртү дә рөхсәт ителә абашлады, ләкин куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри. Шулай да дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән зурракларны да махсус утыргычларга утыртсаң яхшы, дип киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге Тукай районы