Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк дәваханәгә – COVID-19 белән

Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, Тукай районы үзәк дәваханәсе стационары «COVID-19» диагнозлы авыруларны кабул итә башлый.

Поликлиника исә гадәти режимда эшли. Тик үзәк дәваханә табибы Галим Сабирҗанов авырып киткән очракта иң беренче урыннардагы фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәжәгать итәргә чакыра. Бүгенге көндә Тукай районында 91 кеше 14 көнлек карантинда. Алар авыручылар белән контактта булучылар. Коронавирус инфекциясе 21 кешедә табылды, шуларның 2сендә анализ кабаттан расланды. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Инфекция таралуны кисәтү штабында COVID-19 вируслы кешеләр булган җирлекләрне атадылар. Алар – Олы Шилнә, Бәтке, Чыршылы, Иске Гәрдәле, Биклән авыллары, Подсолнухи, Сосновый Бор поселоклары.
Профилактика йөзеннән район башлыгы тәкъдиме белән рейдлар узачак. Комиссия составына авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары, социаль хезмәткәрләр, депутатлар, дружинниклар керә. Аларның бурычы – авыл халкына саклану чаралары: маскалардан һәм перчаткалардан йөрү, күпләп җыелмау турында кисәтү. Бу юнәлештә полиция дә актив эшли. Район эчке эшләр бүлеге оештырган чираттагы рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев