Югары Суыксуда яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды
Бүген Югары Суыксу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Агач бүрәнәләрдән төзелгән яңа бина чагыштырмача зур түгел - гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан артык кына. Монда пациентларны кабул итү бүлмәсе, процедуралар кабинеты, гинекология, күз авыруларын карау бүлмәләре бар. Барлык җиһазлар да яңа. Фельдшер-акушерлык пункты авыл җирлеге һәм "Тукай азык-төлек корпорациясе"...
Бүген Югары Суыксу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Агач бүрәнәләрдән төзелгән яңа бина чагыштырмача зур түгел - гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан артык кына. Монда пациентларны кабул итү бүлмәсе, процедуралар кабинеты, гинекология, күз авыруларын карау бүлмәләре бар. Барлык җиһазлар да яңа. Фельдшер-акушерлык пункты авыл җирлеге һәм "Тукай азык-төлек корпорациясе" бюджетыннан төзелгән. Барлык эшләр районның төзелеш һәм коммуналь оешмалары тарафыннан башкарылган. Авылларда беренчел медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча республика программасы эшли башлаганнан бирле бездә дүрт авылда модульле ФАП төзелгән иде инде, ә болай итеп, районның үз көче белән аякка бастырылган медпунктлар соңгы елларда юк иде әле. Югары Суыксуның фельдшер-акушерлык пункты 320дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Тиздән районда тагын бер шушындый объект ишекләрен ачачак - Таулы Дөрештә шулай ук районның үз көче белән төзелгән фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев