Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә: 19 – 25 октябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Сөеклегез белән ниндидер эшләрне иңгә-иң торып башкарырга кирәк булыр. Бу исә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да җылытыр, ныгытыр. Атнаның икенче яртысында дус-ишләрегез белән очраклы гына күрешеп сөйләшү күңелегездәге шикле хисләрне таратып җибәрер. Бу үзегезгә искиткеч зур җиңеллек өстәп, дөньяларыгызны яктыртып җибәрер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кызыксынучанлык күрсәтегез әле – алдыгызда теләсә кайсы ишекләр ачылачак. Тик шуны истә тотыгыз: теге яки бу эшне башлап җибәрү өчен байтак кына көч түгәргә туры киләчәк.  Иң мөһиме – бу көннәрдә сәламәтлек сынатмаячак. Күп кеше төчкереп-йөткереп йөргән бер мәлдә иммунитетыгыз үзенең менә дигән икәнлеген күрсәтәчәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Билгеле бер сәбәпләр килеп чыгу үз көчегезгә ышанычны арттырыр. Шуннан файдаланып, җитәкчегездән хезмәт хакын күтәрү үтенечен җиткереп карагыз – үкенмәссез. Ял көннәрендә туганнарыгыздан куанычлы хәбәрләр көтегез. Аннан килеп, гаиләгездә дә шатлыклы вакыйгалар килеп чыгасын белеп торыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Ялгызлыкта калу теләге туарга мөмкин. Шулай икән, теләгегездән баш тартмагыз. Үзегез дә уйламаганча, бик әйбәт нәтиҗәләргә җирлек әзерләргә мөмкин ул. Күчемсез милеккә бәйле бер мәсьәләнең очы күренә башлаячак. Гомумән, бу атна вакыйгалары башлыча акча, милек, байлык мәсьәләләре тирәсендә бөтереләчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бераз чыгымланып алырга әзер булыгыз. Тик куркасы юк: озакламый акча янчыгыгыз бүселер дәрәҗәгә җитеп калынаячак. Гаиләгездә бер җитди мәсьәлә аркасында тавыш чыгар һәм якын араларда аны хәл итеп тә булмастыр. Аның каравы балалар үзләренең тәрбияле-тәүфыйклы булулары һәм зур уңышлары белән куандырачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Оештыру сәләтен күрсәтергә вакыт. Һич шикләнеп тормастан, кыю төстә иң катлаулы эшләргә алыныгыз. Беләсезме, аларның барысы да барып чыгачак! Акча белән дә бернинди проблема булмаячак: әйбәт кенә хезмәт хакы өстенә уйламаган җирдән дә шәп кенә керем керәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Якыннарыгызга йомшаграк мөнәсәбәттә булырга тырышыгыз: алар җылы сүзләргә кайчандагыга караганда да мохтаҗрак хәзер. Эштә сезне бик матур уңышлар көтә.  Бу кайбер көнче хезмәттәшләрегезне кара кайгыга салыр, әмма аларның чытык йөзләрен күрмәмешкә салышу әйбәтрәк булыр. Бу атнадан акча җыя башлагыз: озакламый кыйммәтле бер әйбер сатып алу өчен кирәк ул.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу араларда сезне күп кенә очрашулар көтә. Күңелгә ятышсызраклары да булырга мөмкин. Тик сезгә барыбер аларны ничек тә кабул итәргә кирәк. Кайбер танышларыгызны тормышыгыздан сызып ташларга туры килмәгәе. Юкса алар сезне «сатарга» мөмкин.

Укчы (23.11 – 21.12) Кәеф күтәренкелеге башланган эшләрегезнең һәммәсен әйбәт кенә итеп төгәлләп кую мөмкинлеге бирер. Бу атнада күңелегезне борчырдай бер әйбер – ул да булса гаиләдә берникадәр тынгысызлык булып алу. Артыгын хафаланасы юк: бик тиздән барысы да үз җаена кайтачак. Хезмәт урынында киеренкелеккә, соңга калып эшләргә әзер торыгыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хәтта бик катлаулы мәсьәләләрне дә, симәнке чиерткәндәй, бик җиңел хәл итәчәксез. Тик әлегә акчаны гына кысыбрак тотыгыз. Һәрхәлдә, кыйммәтлерәк әйберләр алмагыз. Үзегез турында гайбәт сүзләре ишетүгә әзер торыгыз. Иң әйбәте – аларны ишетмәмешкә салышу икәнен онытмагыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Килеп туган теге яки бу проблеманы бары тик үзегез генә белеп торыгыз. Бу хакта беркемгә сөйләмәгез – аны үзегез дә хәл итә алачаксыз. Үзгәрешләр көтегез. Башта куркуга калырсыз, әмма озакламый аларның яхшыга гына икәнен аңлаячаксыз. Мәгълүм сәбәптән сөеклегез белән үзара мөнәсәбәтләрдә моңарчы күрелмәгән җылылык барлыкка киләчәк.

Балык  (20.02 – 20.03) Бу чорга мөһим очрашулар билгеләнгәнме әллә? Аларны кичектереп тору хәерлерәк. Эштә әллә ни бетеренмичә, күбрәк вакытыгызны үзегезгә һәм  гаиләгезгә багышлау әйбәтрәк. Моңа бөтен җитдилеге белән карагыз һәм акчагызны кызганмагыз! Атна ахырында бер танышыгыздан шәп кенә яңалыклар ишетәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев