Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәйкәл чәчәкләргә күмелде

Күзкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне оешкан төстә, күтәренкелек белән узды. Җирлеккә караган Югары Байлар, Иске Байлар авылларында да митинглар, мәдәни чаралар булды. Күзкәй авылы уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында хәрби киемнәр кигән укучы егетләр почетлы каравылда тора. Тын гына музыка агыла. Мәйданга Россия һәм...

Күзкәй авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне оешкан төстә, күтәренкелек белән узды. Җирлеккә караган Югары Байлар, Иске Байлар авылларында да митинглар, мәдәни чаралар булды.

Күзкәй авылы уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында хәрби киемнәр кигән укучы егетләр почетлы каравылда тора. Тын гына музыка агыла. Мәйданга Россия һәм Татарстан флагларын тоткан укучылар керә. Менә бу мизгелләр үзе үк бәйрәмгә тантана өсти, күңелләргә яктылык, тыйнак бер горурлык хисе иңә. Митингта әфганчы егет Дамир Салахов, узган елда Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез Ильяс Рәхмәтуллин белән Радик Салахов та бар. Алар буй-сыннарына килешеп торган хәрби формадан. Солдатлар һәйкәл итәгенә чәчәк бәйләмнәре салды.Ул бәйрәмгә үзе бер яктылык өстәде. Гомумән, ул көнне һәйкәл чәчәкләргә күмелде.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасын кыскача кереш сүз белән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ачып җибәрде һәм сүзне район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиевка бирде.

- Ватан кайдан башлана? Менә шушы һәйкәлләрдән, туган авылдан, туган җирдән башлана. Кечкенәдән аның кадерен белергә өйрәнеп үсәргә, аны матур, бөтен, нык итү өчен тырышлыкны, хезмәтеңне кызганмаска кирәк, - диде ул бигрәк тә укучы балаларга мөрәҗәгать һәм митингка килүчеләрне, алар йөзендә авыл җирлеге халкын Ватанны саклаучылар көне белән җылы котлады.

Елның- елында бу тантаналы көндә һәйкәл түрендә кадерле кунаклар булып утырган Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәкләнде. Алар җирлектә икәү генә калды.Мәхмүт Сабиров һәм Мәүмүт Әмиров абыйларны авыл җирлеге хезмәткәрләре бу истәлекле көн белән өйләренә барып котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, дип хәбәр итте Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев